Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар цивилизациясе музеенда булды.
Чарада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев һәм башкалар катнашты.
Татарстан Президенты Болгар шәһәрлегенең Көнбатыш капкасы янында урнашкан керү группасын карады. Зур булмаган бина туристларга мәгълүмат бирү үзәге функциясен үтиләр. Биредә билет кассалары, сувенирлар киоскы, декоратив панно урнашкан.
ТР вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Рөстәм Миңнехановка килүчеләр санын теркәүче электрон ситсеманы тәкъдим итте. Программа кайсы көннең, ничә сәгатендә кунаклар саны иң күп булуын билгели һәм хезмәткәрләргә йөкләнеш күләмен арттырмаска ярдәм итә. Аның сүзләренчә, Борынгы Болгар шәһәрендә туристларны ике махсус камера күзәтә, алар да кешеләр санын анализлауда катнаша.