Россиядә WorldSkills Russia чемпионатының финалы башлана

2016 елның 23 мае, дүшәмбе

Якшәмбе көнне Мәскәү өлкәсенең Красногорск өлкәсендә "Крокус Экспо" мәйданчыгында WorldSkills Russia "Яшь профессионаллар" илкүләм чемпионаты финалы башлана. Чара биш көн дәвам итәчәк.

"Ворлдскиллс Россия" Берлегенең эшчәнлеге, беренче чиратта, яшьләр арасында эшче һөнәрләрне үстерү  һәм популярлаштыру, укытуның яңа һөнәри стандартларын эшләү, урта һөнәри белем бирү системасын булачак эш бирүчеләр белән хезмәттәшлеккә җайлау һәм яшь эшчеләрне һөнәри әзерлекне дөнья дәрәҗәсенә туры китерүгә юнәдерелгән. "Яшь профессионаллар" чемпионаты әлеге үзгәрешләрне реаль вакыт режимында күрү мөмкинлеген бирә", - дип белдергән берлекнең генераль директоры Роберт Уразов.

"Яшь профессионаллар" илкүләм чемпионатының финалы - Россиядә иң зур күләмле һөнәри осталык ярышлары. Анда 18-22 яшьлек эшче белгечлекләр вәкилләре, шулай ук 10-17 яшьлек юниорлар да катнаша. "Ярышлар кысаларында бөтен Россиядән җыелган 99 эшче һөнәр вәкилләре кадрлар резервының сәнәгый җитештерү, төзелеш, мәгълүмати технологияләр, хезмәт күрсәтүнең тиз үзгәреп торган таләпләренә әзерлек дәрәҗәсен күрсәтәчәк", - дип билгеләп үткән Уразов. Аның сүзләренчә, хәзер чемпионатның тагын бер әһәмияте бар - ул 2019 елда Казанда узачак WorldSkills Competition дөнья беренчелегенә репетиция санала.

2015 елда Казанда үткән WorldSkills Russia илкүләм чемпионаты финалын 62 меңнән артык тамашачы карады. Финалга 519 конкурсант чыкты. Жюри 613 белгечтән торды. Алар арасында, шул исәптән Марокко, Израиль, Финляндия, Япония, Көньяк Корея, КАР, Германия, Ирландия, Швейцариядән килгән 19 халыкара белгеч тә бар иде. Катнашучыларның эше 57 компетенция буенча бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International