Татарстан студенты Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасында «Информатика һәм хисаплау техникасы» категориясендә өченче урын алды

2016 елның 20 мае, җомга

17-19 май көннәрендә Плеханов исемендәге Россия икътисади университетында Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасы узды.

Олимпиаданың 2 көне эчендә 2 тур узды, һәр тур эчендә 2 этап булды. Барлыгы олимпиадада 65 регионнан 97 кеше катнашты.

Татарстан Республикасын олимпиадада Лениногорск политехник колледжы студенты Сергей Золотов тәкъдим итте.  Ул өченче урын алды.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International