Бүген «Почты России» генераль директоры урынбасары Сергей Тимошин һәм ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров Казанда почта бүлекләре эшчәнлеген тикшерде.
Тикшерү вакытында адресатларга җиткерелмәгән посылкалар, кыйммәтле хатлар, бандерольләр булу-булмавы каралды. Шулай ук почта конвертларын контроль рәвештә сатып алу һәм җибәрү булды.
Шулай ук, “Почта Банк” клиен үзәкләре эшчәнлеге тикшерелде.