ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хезмәткәрләре коррупциягә каршы көрәш эксперт группасы кысаларында Биектау муниципаль районы балалар бакчалары тикшерелде.
Биектау районында электрон дәүләт хезмәтләрне популярлаштыру әкрен темпларда бара. 01.01.2016-01.05.2016 вакыт аралыгында әти-әниләр тарафыннан Биектау муниципаль районы балалар бакчаларына 364 гариза бирелгән, аларның 137 – ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша бирелгән. Ягъни бу күрсәткеч 38% тәшъкил итә.