2016 елның 18 маендә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында министрның беренче урынбасары Юрий Багров җитәкчелегендә 2016 елның 1нче кварталында элемтә хезмәте буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Киңәшмәдә элемтә операторлары, ТР буенча Роскомнадзор идарәсе, Казан шәһәренең муниципаль мәгариф башкаручы комитетының мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә 2016 елның 1 кварталыында күрсәтелгән хезмәтләр сыйфаты һәм “Халык контроле” системасынңа элемтә сыйаты буенча эшчәнлек нәтиҗәләре каралды.