Татьяна Камалетдинова Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасы ачылышында катнашты.
Олимпиада Плеханов исемендәге Россия иктисади университетында ачылды. Татарстан Республикасын олимпиадада Лениногорск политехник колледжы студенты Сергей Золотов тәкъдим итә.
Чара ачылышында РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Козырев һәм ТР мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова чыгыш ясады.
Олимпиада нәтиҗәләре 19 майда булачак.