2016 ел башыннан бирле Татарстанда «Табибка язылу» электрон хезмәте белән 3,5 миллион тапкыр кулланганнар. Узган 2015 елның шушы вакыт аралыгы белән чагыштырганда бу ике тапкыр күбрәк.
Әлеге хезмәт Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, электрон чират терминаллары, мобиль кушымта, шулай ук федераль электрон теркәү системасы аша мөмкин.