Балалар бакчасына 25 меңнән артык бала электрон юнәлеш алган

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

1 апрельдән Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен балалар бакчаларында 2016-2017 уку елына комплектлау эшләре башкарыла.

01.04.2016-16.05.2016 аралыгында “Электрон балалар бакчасы” мәгълүмати системасында 25 238 юнәлеш булдырылган, димәк 25 238 гаилә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында “Балалар бакчасы” бүлегендә чиратны тикшергәндә “Балалар бакчасына юлланган” статусын күрде.

Исегезгә төшерәбез, бу очракта балалар бакчасына 30 көн эчендә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International