Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында мәктәп укучылары арасында информатика буенча 28нчы Халыкара олимпиадага әзерлек буенча киңәшмә узды.
Киңәшмдә “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова катнашты.
Хәзерге вакытта олимпиада катнашучыларын олимпиаданың рәсми сайтында теркәү бара: http://ioi2016.ru/.
Исегезгә төшерәбез, мәктәп укучылары арасында информатика буенча Халыкара олимпиада Россиядә беренче тапкыр узачак. Ул 2016 елның 12-19 августында Казанда узачак.