Республиканың һәр почмагыннан да тирә-як мохит чисталыгы турында хәбәрләр килә. Бу ел башыннан бирле Android һәм iOS системасындагы мобиль кушымталардан чүплек координатлары белән 2 меңннә артык фотохәбәр юлланган.
Мөрәҗәгатьләрнең рекорд саны апрельдә теркәлгән. Алар 1800гә кадәр җиткән.
Санкцияләнмәгән чүплекләр турында мөрәҗәгатьләр иң күбе Яр Чаллы (891), Казан (681), Түбән Кама (545) һәм Әлмәт районыннан(445) җибәрелгән.
Конкурс шартлары белән Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында танышып була.