Бүген Зөядә ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашында күчмә киңәшмә узды. Киңәшмәдә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыннан министр урынбасары Тимур Зарипов катнашты.
Киңәшмәнең төп соравы утрауга керүчеләрне электрон хисаплау системасы кертелеше иде. Әлеге система ИТ-парк резиденты “Инфоматика” компаниясе белән эшләнелгән.
Әлеге система ярдәмендә электрон билет контроле утрауның бар ягыннан да булачак.
Керер өчен билетларны кссаларда, үзаллы хезмәт киоскларында, шулай ук ТР дәүләт хезмәтләр Порталы һәм “Электрон Татарстан” инфоматлары аша алып була.
Исегезгә төшерәбез, әлеге вакытта утрауга керү бушлау башкарыла. Әмма моның өчен кассалар бушлай билет алырга кирәк.