IТ өлкәсе Татарстанның Кытай Халык Республикасы белән озак сроклы хезмәттәшлеге юнәлешләренең берсе булачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КХРның Интернет-мәгълүмат эшләре буенча Дәүләт канцеляриясе җитәкчесе, КХР Дәүләт Советының Матбугат-канцеляриясе министры Лу Вэй җитәкчелегендәге Кытай делегациясе белән очрашуда хәбәр итте.
ТР Хөкүмәте йортында уздырылган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Кытай белән хәзерге мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәсенә ихтирам белән карый һәм Россия Федерациясе белән Кытай Халык Республикасы арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлтелгән төрле яклы багланышларга зур әһәмият бирә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
«Без сезнең ил белән элемтәләргә зур игътибар бирәбез һәм Кытай провинцияләре белән уңышлы хезмәттәшлек итәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Кытайда Татарстанның сәүдә-икътисади вәкиллеге гамәлгә куелды, Кытай Халык Республикасының Казанда Генераль консуллыгын булдыру планлаштырыла, шулай ук турыдан-туры һава юллары оештыру эше алып барыла».
Татарстан Президенты искәрткәнчә, Кытай компанияләре Татарстанда "Аммоний" проектын гамәлгә ашыруда катнашты, ә үткән атнада Чаллыда «Мастер» КИП территориясендә көнкүреш техникасы җитештерү буенча "Haier" корпорациясе заводы ачылды.
Бүген Кытай партнёрлары белән авыл хуҗалыгы, машина төзү, төзелеш, логистика, өй җиһазлары, трансформаторлар, цемент җитештерү буенча хезмәттәшлек итәбез, диде Рөстәм Миңнеханов. «Мәскәү-Казан» тизйөрешле тимер юл магистрале һәм «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридоры булдыру проекты кысаларында актив эш алып барыла. Мәгълүмат-коммуникация технологияләрен үстерү һәм инновацияләр – өстенлекле юнәлешләрнең берсе, дип белдерде Татарстан Президенты. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Россиядә бу җәһәттән алдынгы төбәкләрдән санала.
«Бүген мәгълүмат-коммуникация хәл ителешләре төрле тармаклар үсеше өчен бәйләнеш чарасы һәм катализатор булып тора», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов Казанның юлдаш шәһәре – Россия масштабындагы IТ-үзәкнең беренче чираты ачылу һәм «Иннополис» МИЗ турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов ышаныч белдергәнчә, IТ-өлкә Татарстанның Кытай Халык Республикасы белән озак сроклы хезмәттәшлеге юнәлешләренең берсе булачак.
Рөстәм Миңнехановка кабул итүе өчен рәхмәт белдереп, Лу Вэй билгеләп үткәнчә, Татарстан – IТ-технологияләр өлкәсендә Россиянең алдынгы төбәге. Бу очрашу безнең хезмәттәшлек өчен яңа юллар табарга ярдәм итәчәк, диде ул.