Тагын 5 өстәмә мәгариф оешмасы ТР дәүләт хезмәтләр порталына кушылды

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында Яр Чаллы һәм Лениногорск шәһәрләренең өстәмә мәгариф оешмалары хезмәтләрен түләп була. Алар арасында:

1. Лениногорск муниципаль районының балалар иҗаты йорты  
 

2. Яр Чаллы шәһәренең балалар өчен экологик- биологик 4нче үзәк
 

3.Яр Чаллы шәһәренең 7нче сәнгать мәктәбе
 

4.Яр Чаллы шәһәренең балалар өчен хореографик мәктәп
 

5. Яр Чаллы шәһәренең  2нче сәнгать мәктәбе
 

Хезмәтне кулланыр өчен баланың туу турында таныклыгы яки паспорт мәгълүматлары кирәк, шулай булган очракта мәктәп укучысының мәктәп картасы номеры күрсәтергә кирәк.

Барлыгы ТР дәүләт хезмәтләр Порталы аша 26 өстәмә мәгариф оешмаларының хезмәтләрен түләп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International