Татарстан Республикасы командасы “Яшь профессионалалар” милли чемпионатын ярымфиналында ИТ-компетенция буенча 3 призлы урын алды

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

Татарстан командасы Идел буе федераль округында WorldSkills Russia илкүләм чемпионаты ярымфиналында беренче урынны алды. Ул 13-16 апрельдә Сордовия башкаласы Саранскида узды. Татарстан командасы чемпионатта булган барлык 25 төп һөнәр буенча ярышларда катнашты.

Алар 20 медаль яулады: 11е алтын, 4се көмеш һәм 5се бронза. Икенче урында Самара өлкәсе командасы, алар 10 медаль алды (3 алтын, 5 көмеш һәм 2 бронза).

Татарстан яшьләре Идел буе федераль округында иң яхшылары дип табылды һәм түбәндәге профессияләр: "Кирпеч салу", "Кондиционерлау", "Буяу эшләре", "Веб-дизайн", "График дизайн", "Цифрлы программа белән идарәле станокларда фрезер эшләре", "Цифрлы программа белән идарәле станокларда токарь эшләре", "Эретеп ябыштыру", "Медицина һәм социаль ярдәм", "Кунакханә сервисы", "Мәктәпкәчә белем" белгечлекләре буенча беренче урыннарны алды.

Ярымфиналда уңышлы чыгыш ясау һәм төбәк чемпионатын югары дәрәҗәдә үткәрү Татарстан Республикасына  WorldSkills Russia 2016 илкүләм чемпионатында катнашу мөмкинлеге бирә, ул май аенда Мәскәү өлкәсендә 41 һөнәр буенча уза.

Хәзерге вакытта республика җыелмасы составы тупланган, расланган график нигезендә һәр һөнәр буенча күнегүләр уза.

Ярышлар нәтиҗәсендә Татарстан ИТ-компетенция буенча 3 призлы урынга лаек булды, аларны 2се - беренче урыннарда Татарстан командасы, шул исәптән Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары. 

График дизайн
1 урын Шарапов Денис (Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы).


Сетевое и системное администрирование 

3 урын Яковлев Андрей (Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы ).


Веб дизайн
1 урын Гецев Дмитрий (Лениногорск нефть техникумы).

 

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International