Информатика буенча XVIII Бөтенроссия олимпиадада катнашучы командалар җитәкчеләре Иннополиста булды. Кичә олимпиадада катнашучылар ярышларның беренче турында көч сынашты, ә команда җитәкчеләре өчен Россиянең яңа шәһәренә экскурсия оештырылган иде.
Алар Иннополис нда һәм университетында булдылар, аларның эшчәнлекләре белән таныштылар. Университетта информатика укытучыларына олимпиадада җиңүчеләргә укырга кергәндә башка шартлар булачагын белдерделәр.
Моннан тыш, университетта CIO Mail.Ru Group мәгълүмат технологияләре буенча директоры Александр Горный белән мастер-класс узды.