Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының “Автотүләүләр” сервисын популярлаштыру турында сүз барды. Аның турында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.
2015 нче елда ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында 5 млн 994 мең 898 түләү теркәлгән. Түләүләр суммасы, былтыргыдан 114 процентка артып, барлыгы 6 млрд 528 млн сум тәшкил итә. Барлыгы 1 млн 564 мең 945 шәхси кабинет ачылган. Халыкта торак-коммуналь хезмәтләр, элемтә хезмәтләре өчен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар, салымнарны түләү, “Мәктәп картасы”н тулыландыру аеруча популяр.
Роман Шәйхетдинов автотүләүләр сервисының уңайлылыгын билгеләп үтеп, ТКХ хезмәтләре, ЮХИДИ штрафлары буенча билгеләнгән сумманың шәхси кабинетка беркетелгән банк картасыннан автоматик рәвештә салдырылуын билгеләп үтте. Әлеге юл белән “мәктәп картасы”на да акча өстәргә була. Министр бу сервистан үзе файдалана башлаган. “Бу бик уңайлы. 1 мең сум акча автоматик рәвештә салдырыла. Әгәр түләү суммасы 1 мең сумнан артык икән, миңа смс рәвешендә тәгаенләү хәбәре килә – мин бу сумманы түләргә әзерме яки юкмы”, - дип белдерде ул.
Шунысын да билгеләп узарга кирәк: автотүләүләрне гамәлгә кертеп, кулланучылар акчасын да экономияли алачак, ни өчен дигәндә, хокук бозу турында ЮХИДИ карары чыгуга беренче 20 көнне штраф суммасы 50 процент ташлама белән түләнә. “Без яңа дәрәҗәгә күчтек. Элек портал ярдәмендә теге яки бу хезмәттән файдалану өчен беркая да барасы булмаса, хәзер ТКХ хезмәтләре өчен яки штрафларны вакытында түләү турында да онытырга була – система шуңа көйләнгән”, - дип билгеләп үтте Роман Шәйхетдинов.