Росстат ел саен үткәрә торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр куллану буенча сораштыру нәтиҗәләрен бастырды. Сораштыру нәтиҗәләре буенча беренче урынны Татарстан Республикасы алып тора, Росстат язган буенча, 65,2% республика гражданнары электрон хезмәтләр белән куллана. Икенче урында 64,2% күрсәткече белән Мәскәү шәһәре, өченче урында – Калининград өлкәсе (58,4%).