Бүген Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгында «Безнең Татарстан» республикакүләм форумының «Инновацияләр территориясе» мәйданының турыдан-туры сайлап алу этабы узды.
“Безнең Татарстан” республикакүләм форумы ел саен үткәрелә. Биредә яшь белгечләр үз идеяләрен тормышка ашыру буенча ярдәм алу мөминлегенә ия була ала.
Форум берничә мәйданчыклар буенча үткәрелә: “Мәгълүматлар территориясе”, Инновацияләр территориясе”, “Яшьләр территориясе” һәм башкалар.
“Инновацияләр территориясе” мәйданына барлыгы 135 проект бирелгән. Аларның 23 проекты турыдан-туры этапка узган.
Бу мәйданчыкта эксперт буларак “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” оешмасының мәгариф һәм мәдәният департаменты җитәкчесе Тимур Хакимов һәм департаментның электрон мәгариф бүлегенең алдынгы белгече Әлфия Бәдретдинова дә катнашты.
Бу елны форумның финал өлеше ИТ-паркта 20-22 апрель көннәрендә узачак.