Кичә Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында «Безнең Татарстан» VI республикакүләм яшьләр форумының “Мәгълүматлар территориясе” мәйданчыгы буенча турыдан-туры сайлап алу этабы узды.
“Безнең Татарстан” республикакүләм форумы ел саен үткәрелә. Биредә яшь белгечләр үз идеяләрен тормышка ашыру буенча ярдәм алу мөминлегенә ия була ала.
Форум берничә мәйданчыклар буенча үткәрелә: “Мәгълүматлар территориясе”, Инновацияләр территориясе”, “Яшьләр территориясе” һәм башкалар.
“Мәгълүматлар территориясе” мәйданында 23 проект тәкъдим ителде. Эксперт буларак “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” оешмасының мәгариф һәм мәдәният департаменты җитәкчесе Тимур Хакимов һәм департаментның электрон мәгариф бүлегенең алдынгы белгече Әлфия Бәдретдинова катнашты.
Бу елны форумның финал өлеше ИТ-паркта 20-22 апрель көннәрендә узачак.