2014-2015 нче елларда Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәкләр (КФҮ) челтәрен булдыруга Татарстан бюджетыннан 448 млн сум акча сарыф ителгән. Бу мәгълүматлар бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта билгеле булды.
ТР икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев билгеләп узганча, КФҮ үзләре хезмәт күрсәтми, ә хакимият органнары һәм гариза бирүчеләр арасында квалификацияле арадашчылар булып санала. Хезмәтләрне, элеккечә, хакимият органнары үзләре күрсәтә. Аның сүзләренә караганда, ТР бюджетыннан бирелгән акчаның саллы өлеше капиталь ремонтка юнәлдерелгән. Моннан тыш, Аксубай, Әтнә, Биектау, Лаеш һәм Спас районнарында “Минем документлар” 5 КФҮ офисы төзелгән. Федераль бюджеттан соңгы ике елда КФҮ челтәре төзелешен тәмамлауга 110 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. “Әлеге финанс чаралары күп функцияле үзәкләрне мәгълүмати-коммуникацион җиһазлау, җайланмалар сатып алу, бердәм фирма стилен кертүгә юнәлдерелгән”, - дип белдерде Айрат Шәмсиев.
“Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәк” учреждениесе директоры Ленара Мозаффарова әйтүенчә, агымдагы елның сентябреннән күп функцияле үзәкләрнең кече һәм урта бизнес үсеше буенча федераль корпорациянең өч хезмәтен күрсәтә башлавы көтелә. Эшмәкәрләргә дәүләт һәм муниципаль күчемсез милек турында мәгълүмат, Россия Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән заказчыларның товар, хезмәтләрен сатып алу, кече һәм урта предприятиеләргә финанс ярдәме шартлары турында мәгълүмат алу мөмкинлеге туа.
Узган елның мартында ТРда КФҮ ачылган вакытта аларда 200 кеше эшләгән, хәзер, быел 1 нче марттан штат саны 100 кешегә арттырылгач, офисларда эшләүчеләр 400 ләп кешегә җиткән. 1 нче мартта Казанда Саклык банкының Чуйков урамында һәм Җиңү Проспектындагы ике филиалында күчемсез милеккә хокукларны дәүләт тарафыннан теркәү өчен юридик затларны кабул итү буенча (алдан язылып) КФҮнең өстәмә офислары ачылган. Ленара Мозаффарова әйтүенчә, 1 нче апрельдән Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән шәһәрләрендә КФҮ ялларсыз эшли башлаячак, ягъни, якшәмбе дә 8 дән 17 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтәчәк.
ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов КФҮ хезмәткәрләре эшен автоматлаштыру өчен 2014 нче елда бердәм мәгълүматлаштырылган система булдырылганын билгеләп үтте. Бүгенге көндә анда 2,3 меңнәнә артык кулланучы эшли. Хәзерге вакытта система ярдәмендә 129 төрле хезмәт күрсәтелә ала.