ИТ-парка узган киңәшмә-семинарда тармакның кадр хезмәтләренең 50ләп җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, шулай ук Татарстан Республикасы буенча хезмәт инспекциясе һәм Россия Федерациясенең пенсион фонды вәкилләре дә катнашты.
Семинарны Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров ачты.
Семинар барышында РФ хезмәт кодексының үзгәрешләре, пенсион фонд белән хезмәттәшлек һәм башка сораулар турында сөйләштеләр.
Семинар азагында тармакның иң яхшы кадр өлкәсе хезмәткәрләре “Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә минисның рәхмәт хаты” белән бүләкләнде.