Теле2 һәм Йота операторлары хезмәтләрен инфоматлар аша түләп була

2016 елның 18 марты, җомга

“Электрон Татарстан” инфоматларында Теле2 һәм Йота операторлары хезмәтләрен түләү мөмкинлеге булдырылды.

Хәзер инфоматлар аша МТС, Билайн, Мегафон, Летай, Теле2 һәм Йота операторлары хезмәтләрен түләп була.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан яшәүчеләре 37 млн сумга 313 мең тапкыр элемтә хезмәтләрен түләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International