Мәскәүдә региональара компетенция үзәкләре эшчәнлекләре буенча проект-аналитик сессия узды

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәү дәүләт политехник университетында проект-аналитик сессия узды. Сессиядә региональара компетенция үзәкләре эшчәнлеге турында фикер алышалар.

Исегезгә төшерәбез, Казанда WorldSkills-2019 профессиональ һөнәрлек буенча дөнья чемпионаты узачак. Татарстанда компетенция үзәге Казан мәгълүмати технологияләр техникумында ачылачак.

Сессиядә Татарстаннан ТР мәгариф һәм фән министрлыгының профессиональ осталык идарәсе башлыгы  Илдар Яруллин, Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы директоры Наталья Китаева һәм “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” оешмасының мәгариф һәм мәдәният департамент җитәкчесе Тимур Хакимов катнашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International