Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Лениногорск, Биләр һәм Шәмәрдан шәһәрләре яшәүчеләре игътибарына

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы “ТР РТПЦ” филиалы объектларында техник эшләр бару сәбәпле 2016 елның 21 мартында сәгать 8.00-16.00 аралыгында  Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Лениногорск, Биләр һәм Шәмәрдан шәһәрләрендә аналог һәм эфир телеканалларында техник чаралар сүндерелеп торылачак, дип хәбәр итә.

Түбәндәге каналлар сүндерелеп торылачак:

  •  «Первый канал»;
  • «Россия 1 + ГТРК «Татарстан»;
  • «Россия К»;
  • «Пятый канал»;
  • «НТВ»;
  • «Матч-ТВ»;
  • «Радио России + Радио Татарстана»;
  • 1-нче һәм 2-нче  мультиплекс программалары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International