2016 елның 12-13 мартында Казанда ICL турниры узды – бу мәктәп укучылары һәм студентлар арасында спорт программалаштыру буенча ачык чемпионат.
2015 елда турнирда Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Казан шәһәрләре командалары катнашты. 2016 елда - компаниягә 25 ел була.
Бу елны турнирда Россиянең төрле регионнар вәкилләре, шулай ук Румыния, Болгария, Сербия һәм башка чит илләрдән дә катнаштылар.
Турнир үткәрү буенча ICL партнерлары: ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук алдынгы уку йортлары: КФУ һәм Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ һәм казан ИТ-паркы.
Ике көн дәвам иткән ярышларда 39 команда катнашты.