Иннополис Университеты командасы Яндекс.Деньги оешмасының “Роботлар көрәше” хакатонында “Иң технологик бот” номинациясендә җиңде

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

Узган атнада Мәскәүдә “Роботлар көрәше” хакатоны узды. Ул Яндекс.Деньги компаниясе белән оештырылган иде.  Катнашучыларда популяр мессенджер яки социаль челтәр өчен бот язарга тиеш иде. Барлык Россиядән җыелган командалар 24 сәгать эчендә концепция һәм ботның эш прототибын булдырырга тиешләр иде.

Хакатон катнашучылары 40 проект тәкъдим иттеләр. Ярышлар нәтиҗәсе буенча Иннополис Университеты командасы “Иң технологик бот” номинациясендә җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International