Казанда WorldSkills Competition 2019 проект сессиясе бара

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Казанда WorldSkills Competition 2019 чарасына әзерләнү буенча проект сессиясе бара. Чара WSI секретариаты, «Ворлдскиллс Россия» союзы һәм «Дирекция спортивных и социальных проектов» оемасы тарафыннан оештырыла.

WorldSkills International секретариатының эш очрашулары 15 мартка кадәр дәвам итәчәк. ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыннан чарада “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” оешмасының мәгариф һәм мәдәният департаменты җитәкчесе Тимур Хакимов катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International