Чиләбе өлкәсе делегациясе Татарстанның мәгариф өлкәсендәге ИТ-проектлары белән танышты

2016 елның 1 марты, сишәмбе

Казанга эш сәфәре белән Чиләбе өлкәсенең педагоглар делегациясе килде. Бүген кунаклар Казан ИТ-паркында булды. Кунакларга Татарстанның мәгариф өлкәсендә ИТ-проектлары турында сөйләделәр.

Кунакларны Яр Чаллы шәһәрендә яңарак ачылган балалар технопаркы проекты кызыксындырды.

Шулай ук кунакларга “Татарстан Республикасында электрон мәгариф” системасы турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International