Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре Россия Федерациясенең массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министрлыгының мәктәпкә кадәр укучылар хисабы федераль сегмент белән эшләү турында киңәшмәсендә катнашты.
Федераль хисап системасына дөрес һәм тиешле мәгълүмат кертү буенча иң алдынгы регионнарның берсе – Татарстан.
Исегезгә төшерәбез, “Электрон балалар бакчасы” мәгълүмати системасы өстәмә таләпләр нигезендә региональ мәгълүмати ресурска күчерелде.