Интеллектуаль транспорт системалары Казанда халыкара конференциядә каралачак

2016 елның 19 феврале, җомга

25-26 февраль көннәрендә Казанда уздырылачак “Тормыш иминлегенең заманча проблемалары: интеллектуаль транспорт системалары” IV Халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында “Интеллектуаль транспорт системалары һәм кешеләр мобильлеге” хакатоны – студентларның һәм яшь галимнәрнең республикакүләм фәнни-тикшеренү конкурсы була.

Бу хакта бүген “Татмедиа” мәйданчыгында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, конкурс КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм системалар югары мәктәбе базасында (ИТИС) үткәрелә. Анда Татарстанның урта һөнәри һәм югары уку йортларында белем алучы 18-35 яшьтәге егетләр һәм кызлар катнаша. Алар 4-6 кешелек командалар составында көч сынашачак.

Хәзерге вакытта хакатонга катнашуга теркәлү төгәлләнгән. Барлыгы 82 катнашучыдан, 18 командадан гаризалар кабул ителгән. Алар “All transport Kazan” мобиль кушымтасы, смарт-сити, кешеләрнең шәһәрдәге мобильлеге, тиз реакция күрсәтү системасы, экологик транспорт, транспорт агымнарын детекцияләү ярдәмендә интеграцияләнгән видеокүзәтү системасы һ.б. кызыклы проектлар тәкъдим итәчәк.

Җиңүчеләрне бүләкләү 26 февральдә “Корстон” комплексында ТР Премьер-министры катнашында халыкара фәнни-гамәли конференциясен ябу тантанасында уздырыла. Гомуми бүләк фонды 118 мең сум тәшкил итә. I, II һәм III урыннарга лаек булган командаларга 50 мең, 30 мең һәм 15 мең сумга сертификат, югары күрсәткечләргә ирешкән тагын 7 командага шулай ук акчалата бүләкләр тапшыру ниятләнә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International