Бүген Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов гражданнар кабул итте.
Министрга 7 гражданин мөрәҗәгать итте. Сораулар стационар телефон эшләве, эшкә урнашу, Иннополис балалар бакчасына кабул итү, шулай ук ИТ-өлкәдә төрле проектларны тормышка ашыру белән бәйле иде.
Әлеге сораулар буенча эшчәнлек алып барыла.