Кичә Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Югары Ослан районында гражданнар җыелышында катнашты.
Җыелышта 200ләп кеше катнашты. Җыелучылар алдында глава урынбасары Вячеслав Раков чыгыш ясады, ул 2015 елга нәтиҗәләр ясап, 2016 елга планлар белән бүлеште.
Роман Шәйхетдинов үз чиратында Югары Ослан районы яшәүчеләре шартларын яхшырту өчен бик күп эш башкарыла икәнен ассызыклады. Ул район яшәүчеләренә 2016 елда бар максатларына ирешүне теләде.
Җыелыш ахырында Югары Ослан муниципаль районының башлыгы Марат Зыятдинов рәхмәт хатлары тапшырды.