Казанда икенче бөтенроссиякүләм «КАМПУС-2016» digital фестивале узачак

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

20-21 февраль Россия электрон коммуникацияләр ассоциациясе һәм ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ярдәмендә икенче бөтенроссиякүләм «КАМПУС-2016» digital фестивале узачак.

 Конференциядә ИТ-индустриянең лидер оешмаларыннан 50ләп спикер катнашачак, шулай ук MERA, HeadHunter, Такснет, RuWard,  Notamedia, Provectus, SmartHead, ИТ-парк оешмалары вәкилләре чыгыш ясаяак.

Спикерлар турында актуаль мәгълүматны “КАМПУС-2016” сайтында белеп була.

Чараның үткәрелү көннәре: 20-21 февраль.

Үткәрү урыны: «Казанская Ривьера» ТРК.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International