Казан студентлары WorldSkills катнашу өчен Россия җыелма командасы составына керде

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы студент Рамил Гарифуллин һәм Павел Фадеев "Мобиль робототехника” буенча WorldSkills эшче һөнәрләр халыкара конкурсында катнашу өчен Россия җыелма командасы составына керде.
28 гыйнварда Россиянең ТАСС мәгълүмат агентлыгында үзара аңлашу турында меморандум (Samsung Skills һәм «Ворлдскиллс Россия» арасындагы хезмәттәшлек турында) имзалау чарасы уза.
Меморандумга нигезләнеп, Рамиль Гарифуллин һәм Павел Фадеев Көньяк Кореянең Сувон шәһәренә Samsung Skills уку үзәгенә юнәлдерелә, алар Абу-Даби шәһәрендә узачак 2017 елгы эшче һөнәрләр буенча Дөнья чемпионатында катнашуга әзерлек узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International