Республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесенең финалы беренче тапкыр Иннополис Университетында узачак

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

9 февраль  Иннополис Университетында республикакүләм «IT-чемпион»-2015 бәйгесенең финалы узачак. Бәйге Татарстан 3 ел рәттән электрон дәүләт хезмәтләр порталын популярлаштыру максаты белән үткәрелә.

Чарада РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов катнашачаклар.

Бәйге үткәрү вакытына 96% мәктәптән 420 мең катнашучы булган. 1086 укучы ИТ-чемпион исеменә лаек булып, кыйммәтле бүләкләр алган.

Чара үзенә республиканың һәр районыннан 300дән артык укучыны җыячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International