«Халык инспекторы» системасына 42 мең гариза килгән

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

2014 елның ноябреннән 2015 елның 31 декабренә кадәр “Халык инспекторы” системасына 42 меңнән артык гариза килгән. Аларның 30 меңе Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе белән каралган.

Иң популяр категорияләр арасында:

  •  «Тротуарга машина кую» –24 меңнән артык гариза;
  • «”Яшел” зонага машина кую» –8 меңнән артык гариза;
  • «Җәяүлене үткәрмәү» –5 меңнән артык гариза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International