Мәгълүмати технологияләрне популярлаштыруга юнәлгән «Час кода» чарасы Россиядә икенче тапкыр үткәрелә.
Чара кысаларында махсус инфоматика дәресләрендә 8,2 миллион укучы катнашкан, бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк. Идел буе федераль округыннан 1,8 миллион укучы катнашкан. Дәресләр 2015 елның 4-13 декабрь көннәрендә илнең 85% мәктәпләрендә узган.
Чара үткәрүгә РФ мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм алдынгы ИТ-оешмалар ярдәм күрсәтте.