Татарстан делегациясе Лондонда BETT-2016 күргәзмәсендә катнаша

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

20-23 гыйнвар көннәрендә Лондонда мәгариф өлкәсендә мәгълүмати технологияләргә багышланган BETT-2016 күргәзмәсе уза.

Күргәзмәдә мәгарифне мәгълүматлаштыру өлкәсендә 850 экспонат тәкъдим ителгән. Күргәзмәгә мәктәп укучылары, укытучылар катнаша.

Россия Федерациясе делегациясен РФ мәгариф министры урынбасары В.Каганов җитәкли.

Татарстан Республикасы делегациясеннән “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” ДУП башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов һәм ТР фәнни хезмәткәрләре катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International