ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ТР мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә дистанцион мониторинг үткәрде

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

ТР элемтә министрлыгы ТР мәгариф министрлыгы белән берлектә Кукмара районында балалар бакчаларына кабул итү буенча муниципаль хезмәт тәкъдим итүнең дистанцион мониторингы үктәрелде.

Тикшеренү кысаларында Татарстан Республикасының 2015 елның 10 мартыннан 1389/15 номерлы боекрыкны бозу очраклары теркәлмәде.

Кукмара районында әлеге хезмәт популяр. Бу елны әти-әниләр тарафыннан балаларын балалар бакчасына бирүгә 1095 гариза бирелгән, аларның 779ы ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша. Бу 71% тәшкил итә, ә республика буенча бу күрсәткеч уртача 53% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International