Бүген үзәк басмаларга язылу буенча соңгы көн

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

Бүген 2016 елның 1нче ярты еллыгына үзәк басмаларга язылу башкару буенча соңгы көн. Язылу кампниясе кысаларында республикада үзәк басмаларга 200 меңнән артык экземпляр газета һәм журналлар язылганнар.

Язылу кампаниясе кысаларында “Игелек агачы” акциясе узды. Әлеге чара кысаларында 700 экземплярдан артык газета һәм журналлар балалар бакчаларына, өлкәннәр һәм ветераннар йортларына, интернатларга язылу башкарылган.

Почта элемтә бүлекләрендә район һәм республикакүләм басмаларга язылу булдыру дәвам итә. Язылу 2015 елның 28 декабренә кадәр мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International