Мәктәпне ТР дәүләт порталы аша сайлау җиңеллерәк

2015 елның 18 декабре, җомга

Әти-әниләр һәм укучыларга мәктәпне сайлау һәм аның мәгариф программасын карау җайландырылды.

Моның өчен Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталына кереп, “Мәгариф” бүлеген сайлап, “Мәгариф программалары” бүлекчәсен сайлап, кызыксындырган муниципаль районны, мәгариф оешмасының төрен күрсәтергә кирәк.

Хезмәт белән кулланыр өчен ЕСИА шәхси язылу 2нче дәрәҗәдән дә кимрәк булмаска тиеш.

Шулай ук ТР дәүләт хезмәтләр порталы кулланучылары уку планы һәм оешманың еллык календарь уку графигы белән таныша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International