Татарстан Республикасының дәүләт һәм муницпаль хезмәтләр Порталында Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы мәктәпләрендә ашау өчен түләү сервисы булдырылды. Түләр өчен бала турында мәгълүматларны кертеп, кирәкле мәгариф оешмасын сайлап, теләгән түләү суммасын кертергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, мондый сервис Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Яшел Үзән шәһәрләрен дә булдырылган.