«Электрон Татарстан» инфоматларында «Татэнергосбыт» ААҖ оешмасы тәкъдим иткән электроэнергия хезмәтләрен түләү мөмкин. Моның өчен квитанциядә күрсәтелгән счетны күрсәтеп, приборлар күрсәткечләрен һәм түләү хакын язарга кирәк.
Моңа кадәр әлеге хезмәт Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында теркәлгән кулланучылар өчен генә ачык иде.
2015 елның 11 ае эчендә Татарстан яшәүчеләре дәүләт хезмәтләр Порталы аша 109 млн сумга 170 мең түләү башкарган.