Татарстан Республикасының мәгълүматлашыту һәм элемтә министрлыгы хакер хөҗүмнәре күбәю турында хәбәр итә

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында гражданнарның, оешмаларның корпоратив челтәрләренә хакер хөҗүмнәре күбәя башлады.

Гадәттә, электрон почтага таныш булмаган адреслардан кушымта булып бирелгән архив файллар (*.rar, *.zip, *.cab), документлар (*.doc, *.docx) өстәлгән. Хатларда бурыч, төрле суд исклары турында мәгълүмат булырга мөмкин. Хат шулай ук конкрет кешегә яки конкрет оешма вәкиленә дип юлланган булуы ихтимал.

Вируслы файллар ачылганнан соң компьютердагы төрле файлларны шифралау процессы башлана. Кулланучыга бу сизелми. Вирус *.doc, *.jpg, *.pdf файлларына һәм 1С мәгълүматлар базасына мөҗүм итә  башлый. Шифралау процессыннан экранда фәлән счетка акча салу таләп итеп мәгълүмат чыга.

Уңыйсызлык очракларына элекмәс өчен, чыганагы мәгълүм булмаган файлларны ачмаска, аеруча мөһим мәгълүматларның резерв копиясен булдыру киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International