Бүген Югары Ослан районында Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров Афганистан Республикасында халыкара бурычын башкарганда вафат булган каһарманнарга багышларган мемориаль такта ачылу чарасында катнашты.
Чарада Югары Ослан районының башлыгы Марат Зыятдинов, Афганистан Республикасында хәрби гамәлләдә катнашучылар, Кавказ районы территориясендә хәрби конфликтларда катнашканнар, Татарстан Республикасының хәрби комиссариаты бүлеге вәкилләре һәм афган-каһарманнарның туганнары катнашты.