IOI-2016 оештыру комитеты утырышы Мәскәүдә узды

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

Бүген Мәскәүдә IOI-2016 Бөтендөнья информатика буенча олимпиаданың оештыру комитеты утырышы узды. Олимпиада килсе елны җәй Казанда узачак. Оештыру комитеты утырышында РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнаштылар.

Утырыш кысаларында Олимпиада катнашучыларын теркәү, спонсор ярдәме һәм башка сораулар кузгатылды.

Исегезгә төшерәбез, Олимпиада Казанда 2016 елның августында узачак, биредә 85 илдән вәкилләр катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International