Казанда “Әбүнәче көне” узачак

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы бүген “Тандем” сату күңел ачу комплексында (Ибраһимов Проспекты урамы, 56 йорт) “Әбүнәче көне” узу турында хәбәр итә. “Бөтенроссия әбүнәче декадасы” кысаларында 2016 елның 1 ярты еллыгына газета-журналларга язылу башкарган Казанның барлык яшәүчеләре дә бүләкләргә ия булачак.

“Бөтенроссия әбүнәче декадасы”сы 3-13 декабрь көннәрендә үткәрелә. Әлеге вакытта “Россия Почтасы” федераль басмаларга язылуга 5% ташлама, региональ басмаларга язылуга 10 % ташлама бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International