2015 елның 2-4 декабрь көннәрендә “Казан Ярминкәсе” күргәзмә комплексы территориясендә World Skills Russia’ның берничә компетенция, шул исәптән “Мобиль робототехника” буенча ярышлар уза.
Бүген чараның рәсми ачылышы узды. Чарада ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов та катнашты. Президент канатшучыларны сәламләде һәм алга таба уңышлар теләде.
“Мобиль робототехника” компетенциясендә Казан мәгълүмати технологияләр үзәге һәм элемтә техникумыннан 4 команда катнаша.