Бүген “Бердәм Россия” партиясе туган көнендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Югары Ослан мниципаль районында гражданнар кабул итте.
Чарага Савино, Медведково, Набережные Моркваши, Введен бистәсе, Елизаветино һәм Кече Ослан авыллары яшәүчеләре килгән иде. Гражданнар су сыйфаты, телефон урнаштыру һәм интернетка тоташу, почта хезмәте сыйфаты, Бөек Ватан сугышы җиңүчеләренә һәйкәл һәм башка темалар буенча зарлану-фикерләрен җиткерделәр.
Роман Шәйхетдинов килүчеләрнең барлык сорауларына җавап бирле. Алга таба эшләү кирәк булган сораулар буенча җавап башка министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан каралгач, нәтиҗәсе хәбәр ителәчәк.